news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Шәфигуллин: “Казанда хезмәт базарында киеренкелек юк”

Бүгенге көндә Татарстанда якынча 77 мең эш урыны бар

(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Бүген “Комсомольская правда – Татарстан” матбугат үзәгендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин республика гаммәви мәгълүмат чаралары журналистларының үткән 9 ай нәтиҗәләре һәм киләчәккә фаразлар буенча хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы сорауларына җавап бирде.
Илебездә кризис күренешләре, беренче чиратта, икътисады экспортка бәйле төбәкләргә кагылды. Алар арасында Татарстан да бар. Тискәре үзгәрешләрне барыннан да нык тойган тармаклар арасында эшкәртү сәнәгате, машина төзелеше, күпләп һәм ваклап сату, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм төзелешне атап үтәргә мөмкин.
Узган елның октябреннән башлап һәм агымдагы елның май уртасына кадәр Татарстанда теркәлгән эшсезләрнең саны артты. Шуның белән бергә республикабызда эшсезлекнең үсеш темплары гомумроссия күрсәткечләреннән артып китте. Хәзерге вакытта Татарстанда 52 мең эшсез исәпләнә. Эшсезләрнең күбесе – хатын–кызлар (52 процент) һәм 16–29 яшьтәгеләр (35 процент). Һәр алтынчы эшсезнең берсе авыл җирендә яши.
Татарстанда эшсезлек проблемасын хәл итүдә халык мәшгульлеге үзәкләре актив шөгыльләнә – алар һәр районда бар. “Без даими рәвештә эш урыннары ярминкәләре үткәрәбез, эш эзләүче кешеләргә эш бирүче белән турыдан–туры аралашу мөмкинлеге тудырабыз, – дип хәбәр итте ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. – Ярминкәгә килүчеләрнең 20 процентка якыны эшкә урнаша. Шуның белән бергә вакансияләр ярминкәсендә эшсезләрнең 10–15 проценттан артмавын да исәпкә алырга кирәк. Калганнары үзләре өчен яхшы эш урыны, әйбәт шартлар эзли”.
13 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда вакытлы эш урыннарын да кертеп, 77 меңгә якын вакансия бар, бүгенге көндә аларга җәмәгать эшләрендә катнашучыларны сайлыйлар. “Казанда хезмәт базарында киеренкелек юк”, – диде Айрат Шәфигуллин, журналистларның сорауларына җавап биреп. Югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрнең саны күп түгел. “Тәкъдим һәм өметләр һәрвакытта да туры килми, – дип ассызыклады ул. – Республикабызда кризис “җиңелчә” уза. Кешеләр эшне яхшылап сайлый, бер телем икмәккә акча эшләп табыйм дип теләсә кайсы эшкә тотынмый”.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100