news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хамматов: Туган телемдә теләп аралашам – "Ватаным Татарстан" газетасы

Үзем өчен генә түгел, мил­лә­тебез, халкыбыз өчен дә шатланам, ди татар боксчылары арасында дөнья чемпионы булган бердәнбер спортчы.

(Казан, 20 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Илнар Хөснуллин). Бокс сөючеләр Айрат Хамматовны яхшы хәтерли. Моннан 28 ел элек дөнья чемпионы булып танылган спортчы бүгенге көндә Татарстанның Бокс федерациясен җитәкли. Яңа чемпионнар кайчан үсеп чыгар, бокс белән шахмат арасында нинди уртаклык бар, җыелма командада татарларны ни өчен үз иткәннәр – Айрат Касыйм улы әнә шул хакта сөйли, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.
 
– Үткән елларга кире кайту мөмкинлеге булса, яңадан бокс­ны сайлар идегезме?
 
– Әлбәттә! Һичшиксез, боксны сайлар идем. Берни турында да кыз­ганмыйм, бокс миңа бик күп танышулар, кызыклы сәяхәтләр бү­ләк итте. Әлегә авырткан урыннарым сиздерми, бар да тәртиптә. Бераз авыртып ала, әлбәттә, әмма моны гадәти хәл дип саныйм. Статистика мәгълүматларына караганда, спорт төрләре арасында бокста төрле тән җәрәхәтләре алу куркынычы алай ук зур түгел. Ул якынча 6-7 нче урында тора.
 
– Тренерыгыз Виктор Крас­новның боксны шахмат белән чагыштыруы мәгълүм.
 
– Бу  хакта тәүге тапкыр ишет­кәч, шаярта дип уйладым. Тора-ба­ра аңладым – дөрес сүзләр! Бокста авыррак та әле, шахматта карар кабул итү өчен вакыт бирелә, ә монда барысы да мизгел эчендә хәл ите­лергә мөмкин. Краснов мине көч тә, акыл да чамалы булырга тиеш дип өйрәтте. Йә техника, йә әзер­лек дәрәҗәсе белән генә бернигә дә ирешеп булмый. Барысы да үзара бәйләнгән булырга тиеш.
 
– Хатын-кызлар боксын ничек бәялисез? Кагыйдәләрсез бокс?
 
– Мин каршы. Гомумән, көрәш турнирларында гүзәл затлар бик үк матур күренми. Хатын-кыз ху­җа­бикә, ана булып калырга тиеш. Хә­зер исә хатын-кызлар спортын ир­ләрнеке белән тиңләш­те­рергә тырышалар. Хокуклар тигез булсын өчен, ирләрдән медаль­ләрне ала башлаячаклар.
 
– Алдагы сезонда “Рубин” футболчылар сатып алу өчен генә дә 40 миллион еврога якын акча тоткан иде. Бу акчага Татарстан боксын ничә ел тәэмин итеп була?
 
– Йөзләгән елдыр, мөгаен. Аң­лыйсызмы, футбол, хоккей ул – күп­санлы тамашачылар җәлеп итү­че спорт төрләре. Бу – үзен­чәлекле бизнес. Бер футболчыга киткән акча Бокс федера­циясенә ким ди­гән­дә ун елга җитәргә мөмкин. Алар­ның – үзенеке, безнең – үзебезнеке.
 
– 1991 елда сез Казанда бокс буенча СССР чемпионатында чыгыш ясадыгыз. Әлеге вакыйгадан соң карьерагызда нинди үзгәрешләр булды?
 
– СССРның соңгы чемпионаты иде бу. Шул ук елны без Фоат Гатин белән Швециядә икенче урынны алдык һәм Олимпия уен­нарында кат­нашу хокукына лаек булдык. Ә СССР таркалгач, БДБ җыелмасын тө­зергә тотындылар. Фоат белән ми­­не исә чит­кә этәрделәр. Шуннан соң һәвәс­кәрләр спортыннан киттем. Профессионаллар арасында җидеме, си­гезме очрашуда катнаштым, соң­гы­сы Мәскәүдә узды. Америкада өч елга килешү тәкъ­дим иттеләр, тик карьерама нокта куярга булдым. Гаи­ләмнән читтә булу бик кыен иде. Чыгыш ясаган вакытта аларны күр­мә­дем дә диярлек.
 
– Ул елларны искә алганда бер боксчының, ярышларга Хам­матов һәм Гатин гел сумка тутырып тәм-том алып килә, шуңа күрә бөтен спортчылар “та­тар­лар” янына чәй эчәргә ке­рә иде, дип сөйләгәне хәтердә.
 
– Фоат йә йөзем, йә күрәгә, йә чәй тутыра. Ул вакытта барысы да де­фицит иде бит. “Өч филле” һинд чәен сатып алу өчен чират торырга туры килде. Фоат әнә шул чәйне пешерергә ярата иде, тәмле дә килеп чыга. Әлбәттә, барысын да сыйлап булмый, ризыгың җитмәс.
 
– Беренче хезмәт хакын кайчан алганыгыз һәм аны ничек туз­дырганыгыз хәтердәме?
 
– Миңа ул вакытта 16 яшь иде. Ул вакытта һөнәри уку йортында белем ала идем. Оптика-механика заводына бер айга практикага җи­бәрделәр. Миңа деталь ясарга ки­рәк иде. Хәтерлим, 3 мең данә яса­дым, шуларның 15е генә ОТК узмады. Беренче хезмәт хакына туң­дыр­ма сатып алдым, калганын әти-әнигә бирдем.
 
– Федерацияне 1999 елдан бирле җитәклисез. Шушы вакыт эчендә Татарстан боксында ни­ләр үзгәрде?
 
– Миңа кадәр нәрсә булганын белмим. Искә төшерәсе дә килми. Минем һәр нәрсәгә үз карашым, мөмкин кадәр булышырга тырышам. Күп акча юк, ярышлар үт­кәрү, сәфәрләрне оештыру кебек эшләр­дә нигездә дусларым булыша. Хә­зер Спорт министрлыгы яр­дәм итә. Мөһим чаралар алдыннан республика җитәкчелегенә мө­рә­җәгать итәбез, аларның да кире как­каны юк.
 
– Сез – татар боксчылары арасында дөнья чемпионы булган бердәнбер кеше, горурланасызмы?
 
– Әлбәттә. Ярышларга барган вакытта да, Татарстаннан бер­дән­бер чемпион, дип әйтәләр. Дөресен әйтәм, үзем өчен генә түгел, мил­лә­тебез, халкыбыз өчен дә шатланам. Дөнья чемпионатында чыгыш ясаганда зур бер трибуна минем өчен җан атты. Минем өчен, татар өчен җан атарга дип махсус эштән ял алып килгән югары дәрәҗәдәге түрәләрне дә беләм. Моны еллар узгач кына әйттеләр.
 
– Хәзерге буын татар бокс­чыларына зур үрләр яуларга нәр­сә комачау итә?
 
– Ярышларда катнашканда: “Татар чыгыш ясый”, – диләр. Татармы ул, чуашмы, әрмәнме – мөһим дә түгел. “Татар көрәшә”, бетте-китте. Бүген спортта милләтләргә аерып карау әллә ни юк. Алла теләсә, без­дә чемпионнар да булыр әле. Дәү­ләт ярдәм итә, спортчылар бар... Бюд­жеттан тыш акча гына җит­ми. Базар бәяләре – коточкыч. Мә­сәлән, министрлык тарафыннан ку­накханәгә – 900, ашау-эчүгә исә 600 сум түләү каралган. Мәс­кәүдә чәй генә дә 100 сум тора.
 
Өметле буын үсеп килә. Ил чемпионатында Татарстаннан алты спортчы катнашачак. Соңгы елларда андый хәлнең булганы юк иде. Тик шунысын әйтәсем килә: без 17 яшьтән соң бик күп нәрсә югалтабыз. Бу өлкәдә балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре дәүләт программасы дөрес түгел: боксчы укуын тәмамлый да, аны урамга чыгарып аталар. Әнә шул вакытта бик күпләрне югалтабыз. Берәүләр армиягә китә, икенчеләр вузга укырга керә.
 
– Татар димәктән, туган телдә аралашасызмы?
 
– Аралашабыз, әлбәттә. Балаларым да, оныкларым да, кайвакыт теге яки бу сүз ничек әйтелә, ничек языла дип рус дусларым да шалтырата. Татар теле онытылмый! Күптән түгел конгресска дусларым да килгән иде. Очраштык, татарча аралаштык. Әйбәт бит бу!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100