news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат хәзрәт Әюпов Салаватны муллаларны зина кылуда гаепләвен шелтәләде

Гаепләр өчен дүрт дәлил булырга тиеш, диде хәзрәт.

Айрат хәзрәт Әюпов Салаватны муллаларны зина кылуда гаепләвен шелтәләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Теләчедә узган Аксакаллар шурасының республикакүләм еллык җыелышында Аксакаллар рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җырчы Салават Фәтхетдиновның концертларында муллалар турындагы урынсыз мәзәк сөйләвен шелтәләде. Аның фикеренчә, әлеге мәзәк белән танылган җырчы муллаларны зина кылуда гаепли.

«Август аенда Салават Фәтхетдиновның чираттагы концертларында артистның муллалардан көлгән мәзәге турында әйтеп бик күп кеше шалтыратты. Хәзрәт, бер дә колакка ятышлы әйбер түгел бит, килеп, тыңлап кара әле, диделәр. Барып карадым. Салават миңа: «Туфан абый Миңнуллин да «Әлдермештән Әлмәндәр»не язган бит, дип җавап бирде», — ди Айрат хәзрәт Аюпов.

«Язган, әмма, ул бит муллалардан көлми. Ә син, сәхнәгә менеп, мәзәк сөйләп, дин әһелләрен зина кылуда гаеплисең. Ә гаепләр өчен синең дүрт дәлилең булырга тиеш. Әгәр бу эшеңне туктатмасаң, үзеңә үпкәлисең инде», — дидем. Туктады, Аллаһка шөкер», — дип искә алды хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100