news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Хәйруллинның әтисе улы белән хушлашу мәрасименә килүчеләргә рәхмәтен җиткерде

«Әти буларак беркайчан да аның кешегә тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Һәр проблеманы, кирәкле сүзләр табып, чишә белде», - ди Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип әфәнде.

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Бүген Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлаштылар. Хушлашу мәрасимендә мәрхүмнең әтисе дә катнашты.

"Килүегез өчен рәхмәт. Чыннан да биредә кешеләрнең сүзләре хак. Әти буларак беркайчан да аның кешегә тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Һәр проблеманы, кирәкле сүзләр табып, чишә белде", - ди Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип әфәнде.

"Кичә генә улым белән сөйләшкән идек. Торып, берәр нәрсә әйтер кебек. Әмма тормышта алай булмый. Без бүген аны соңгы юлга озатабыз. Айратны хөрмәт итеп, килүегез өчен рәхмәт", - ди Нәҗип Гарифуллович.

news_right_1
news_right_2
news_bot