news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Хәйруллин: “Йолдызлык-Созвездие” фестивале тагын да дәрәҗәлерәк булыр”

“Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең республикадан читтә дә таныла баруында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ярдәме зур, ди фестиваль иганәчеләренең берсе Айрат Хәйруллин

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). “Йолдызлык-Созвездие” республика эстрада сәнгате фестивале турында Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә ишетеп беләләр”, - ди, бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында, әлеге чара иганәчеләренең берсе, РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин. Моны ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең фестивальгә булган уңай мөнәсәбәте белән аңлатты.
“Талантлы балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү һәрдаим булырга тиеш. Һәм шунлыктан без киләчәктә фестивальне тагын да күркәмрәк итү, аның дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә эш алып барачакбыз”, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйрулин.

news_right_1
news_right_2
news_bot