news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

7 февраль кичендә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәте булды.

Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды
Главный редактор газеты "Заря" Ирина Монина

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты кеше факторы яки техник төзексезлек аркасында һәлакәткә очраган булуы ихтимал. Бу хакта матбугат чаралары вәкилләре белән видеоконференция барышында Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков сөйләде.

«Хәзер фаҗиганең сәбәбе нәрсә булган дигән сорауга, берничек тә җавап биреп булмый. Экспертизалар комплексы билгеләнде, шул исәптән авиатехника экспертизасы да», — диде прокурор.

Прокурор шулай ук пилот гамәлләренә хокукый бәяне Халыкара авиация комитетының эксперт бәяләмәсеннән соң гына бирергә мөмкин булачак, диде.

Искәртеп узабыз, депутат Айрат Хәйруллин 7 февральдә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәтендә үлде. Шуннан соң «Һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу аркасында кеше үлү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Башта бу хәлнең өч версиясе каралган иде — пилот хатасы, техник төзексезлек һәм начар һава шартлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100