news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин “Тоталь диктант”ны татар телендә дә язарга тели

Әлмәт муниципаль районында “Тоталь диктант”ны 316 кеше язган.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Әлмәт муниципаль районы башлыгы “Тоталь диктант” мәгариф акциясендә катнашты, дип хәбәр итә Әлмәт башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Хәйруллин диктантны “Кванториум” технопаркында язган. Аңа тагын 100дән артык кеше кушылган. Алар башкарма комитет хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары һәм башкалар. Район буенча “Тоталь диктант”та барлыгы 316 кеше катнашкан.

Диктант язуда катнашучыларны урам театры артистлары каршылаган. Чара төгәлләнгәч, “Лев Толстой. Как воспитать человека?” фильмы күрсәтелгән.

Текстны икенче лицейдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы Людмила Кузнецова укыган.

“Әлеге чара һәркайсыбыз өчен яхшы тәҗрибә. Беренче чиратта, үз-үзең белән көрәш ул”, - дигән Айрат Хәйруллин. Аның фикеренчә, шундый диктантны татар телендә дә язарга мөмкин. “Ике телне дә белгән вакытта синең өчен яңа киңлекләр ачыла”, - дип билгеләп үткән ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100