Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Хәйруллин Татарстанда күп функцияле үзәкләр саны җитешмәгән районнарны әйтте
2020 елга план — күп функцияле үзәктә чит ил паспортын бирү өчен сертификацияләнгән ябык кабиналар булдыру.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда, халык саны тыгызлыгына карап, күп функцияле үзәкләр саны җитешмәгән районнар бар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.
«Кайбер районнарда өстәмә офислар кирәклеген күрәбез. Казанның кайбер районнарында өстәмә офислар кирәк. Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт, Әгерҗе, Актанышта халык тыгызлыгы белән хезмәтләр күрсәтелүче тәрәзәләр саны туры килми», — диде ул.
Айрат Хәйруллин цифрлы дәүләт идарәсенең төп өлеше күп функцияле үзәкләр һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталы булуын искәртте. Республикадагы 59 күп функцияле үзәктә федераль, республика һәм муниципаль — барлыгы 205 хезмәт күрсәтелә. Көн саен 14 меңгә якын кешегә шушы үзәкләрдә кирәкле хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар.
«2020 елга план — күп функцияле үзәктә чит ил паспортын бирү өчен сертификацияләнгән ябык кабиналар булдыру. Хәзер КФҮ тә гадәти чит ил паспортына документларга гариза биреп була. Ә биометрия мәсьәләләре Эчке эшләр министрлыгы карамагында. Халыкка уңайлы булсын өчен, мондый кабиналар, чиратсыз килеп, яңа үрнәктәге паспортлар алу мөмкинлеге бирәчәк», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз