news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин Россия элемтә министры Максут Шадаевның татар булуын әйтте

Максут Шадаев Түбән Новгород шәһәрендә туган.

 Айрат Хәйруллин Россия элемтә министры Максут Шадаевның татар булуын әйтте
government.ru

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры булып татар кешесе Максут Шадаев билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әйтте.

21 гыйнварда Россия премьер-министры Михаил Мишустин яңа хөкүмәтне тәкъдим итте. Дмитрий Медведев җитәкләгән элеккеге Министрлар Кабинеты 15 гыйнварда отставкага китте. Яңа элемтә министры итеп Максут Шадаев билгеләнде.

«Без Максут Шадаев белән Мәскәү өлкәсе губернаторы кабинетында күрештек, шунда ул Түбән Новгородта туганын һәм татар булуын әйтте», — диде Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.

Шулай ук Айрат Хәйруллин яңа хөкүмәт буенча комментарий да бирде. «Җәмгыяттә үзгәрешләргә мохтыҗлык барлыкка килде, шуңа күрә мин җитәкчелек составында үзгәрешләрне дөрес дип саныйм. Минемчә, яңа хөкүмәт регионнарның үсешенә бөтен көчләрен җибәрергә тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100