news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: “ Мин Әлмәткә озакка һәм җитди максатлар белән килдем!”

А.Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан сайланды

 (Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Әлмәт районы Советының XLII сессиясендә һәм шәһәр Советының XLI сессиясендә кичә 6 мәсьәлә каралып, шулардан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау сессиягә чыгарылган төп сорауларның берсе булды, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.

Аерым алганда, Башкарма комитет җитәкчесе урынына конкурс нәтиҗәләре буенча ике кандидатура сайланган булган: Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин һәм шәһәр Советы депутаты, ӘДМХИ ректоры Ильяс Салахов.

Айрат Хәйруллин Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкарырга бер ай элек керешкән. Ул үзенең чыгышында икътисади үсеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, урта һәм кече бизнес, җәмәгать транспорты үсешен үстерүгә юнәлдерелгән төп программалар турында сөйләде. “Бергәләп без әлмәтлеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыру, тормыш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә эшләргә тиешбез. Кешеләрнең бу юнәлештәге уңай үзгәрешләрне иртәгә түгел, ә нәкъ менә бүген сизүләре мөһим. Әлмәт районы барлык юнәлешләр буенча да алдынгы булырга тиеш”, – диде ул чыгышында.

Айрат Хәйруллин кандидатурасын шәһәр Советы депутаты Рамил Гарифуллин, район Советы депутаты Ришат Фазлыев яклап чыкты. Айрат Ринатовичның эшчәнлегенә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов та югары бәяләде.
“Айрат Хәйруллин район һәм шәһәрдәге проблемаларны бик ачык күрә, аларны чишү юлларын бик белеп эшкә якын килә. Алдагы эшчәнлегендә аңа уңышлар телим”, – диде Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров.

Айрат Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан сайланды.

Сессия барышында Әлмәт прокуроры Рафаэль Шакиров, Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкилнең Әлмәт районы буенча ярдәмчесе Фәргать Сафин да чыгыш ясады. Сессия тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100