Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Хәйруллин мәктәп укытучыларына You tube каналында укыту мөмкинлекләрен әйтте
Ул мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашып, дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләшкән.
(Казан, 17 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Әгәр коронавирус белән бәйле хәл дәвам итсә, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучылары өчен дистанцион укытуны оештыруда актив катнашырга әзер. Министр Айрат Хәйруллин Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта You tube каналында укыту мөмкинлеге турында сөйләде.
Ул Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән очрашканын әйтте. «Без дистанцион укыту мөмкинлекләре турында сөйләштек, әгәр инфекция таралышы көчәйсә, белем бирү процессы туктамаслык итеп укытуны ничек оештыру турында уйлаштык», — диде. Күп кенә зур вузлар дистанцион укуга күчкәнен искәртте.
Айрат Хәйруллин республикада «Электрон мәгариф» системасы гамәлдә булуын искәртте. Ул өй шартларында укытып булу мөмкинлекләрен әйтте. «Учи.ру», «ЯКласс» платформалары шундыйлардан. «Бу платформалар теләсә нинди укытучыга өйдә укытуны оештырырга мөмкинлек бирә», — диде. «ЯКласс» платформасын алсак, анда 1 трлн нан артык төрле бирем, биремнәр автоматик рәвештә генерацияләнә.
Министр сүзләренчә, Татарстанда алдынгы карашлы укытучылар, карантин булмаса да, читтән торып укуны оештыра. «YouTube та канал булдырып, дәрес үткәрә. Укучылар дәресне өйдә карый, комментарийларда сораулар яза. Шул рәвешле, уку процессы туктамый», — диде.
Айрат Хәйруллин мәгълүмати технологияләрнең инфекция таралуга чик куя алуын искәртте. Мәгълүмати технологияләр аша башка илләрнең дә коронавирус белән көрәш алымнары турында белеп булуын әйтте. Аның сүзләренчә, офиста эшләүче дә клиенты белән читтән торып элемтәгә керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз