news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин Әлмәттә авыл хуҗалыгы культурасы уңышы турында сөйләде

Районда авыл хуҗалыгы проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла.

Айрат Хәйруллин Әлмәттә авыл хуҗалыгы культурасы уңышы турында сөйләде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Әлмәттә «Овощная долина» авыл хуҗалыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында тонна укроп һәм 200 кг сарымсак җыйганнар. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Әлмәт районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Овощная долина» кооперативы продукция сату белән үзе шөгыльләнә, шулай ук брокколи һәм пекин кәбестәсе дә үстерә, диде Хәйруллин.

Быел Әлмәттә «Ягодная долина» проектын гамәлгә ашырдылар. Ел саен 120 тонна җиләк җыялар, шул уңыш белән Әлмәт, Казан һәм хәтта Мәскәүдә яшәүчеләрне дә тәэмин итәләр, диде шәһәр мэры .

Хәйруллин сүзләренчә, Әлмәттә Россиядә иң зур карлыган бакчасы (61 га) утыртылды. Киләсе елда бу бакчадан карлыганнарны комбайннар җыячак.

Моннан тыш, Әлмәт районында сөтчелек комплексы уңышлы эшли. Быел ул 10 мең тоннадан артык сөт җитештергән.

Әңгәмәнең видеосын “Татар-информ”ның YouTube каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100