Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Хәйруллин әлмәтлеләрне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады
Бүген Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары була.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр халкын һәм кунакларын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм Шәһәр көне белән котлады.
Айрат Хәйруллин белдерүенчә, Татарстанның нефть башкаласы өчен әлеге ике бәйрәм күптән бер-бесенә бәйләнгән.
«Берничә буын нефтьчеләр һәм газчыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, Әлмәт районы республиканың иң зур районына, илнең әйдәп баручы нефть һәм газ үзәгенә әйләнде. Нефть эшенә халык хуҗалыгының күп тармагы вәкилләре: нефть чыгаручылар, нефтехимиклар, нефть эшкәртүчеләр, транспортчылар, төзүчеләр һәм машина төзүчеләр җәлеп ителгән. Нефть өлкәсендәге казанышлар – берничә буын нефтьчеләр: эшче, белгеч, җитәкчеләрнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Татарстаннның зур нефть чыганагы башында торучы нефть-газ тармагы ветераннарына аеруча зур рәхмәтемне белдерәм»,– диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз