news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Хәйруллин үлгәннән соң дәүләт ордены белән бүләкләнде

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллинга тапшырды.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Фаҗигале рәвештә һәлак булган Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт бүләген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында депутатның әтисе Нәҗип Хәйруллинга тапшырды.

Утырышта катнашучылар бу вакытта аягүрә басты.

news_right_1
news_right_2
news_bot