news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Гәрәев «Спорт FM Казань» радиосы кунагы булачак

Программаның яңа чыгарылышын 13 февраль көнне 91.9 FM ешлыгында тыңлый аласыз

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 февральдә, «Спорт FM Казань» радиосы эфирында "Голос Рубина" программасының чираттагы чыгарылышын тыңларга була.

"Рубин" футбол клубы генераль директоры Айрат Гәрәев трансфер тәрәзәсендә "Рубин" составы тулылану, Казан клубының язгы матчларны кайсы стадионнарда үткәрәчәге, һәвәскәр футболчыларның профессиональ командага ничек эләгә алуы хакында сөйләячәк.

Программаның Казан командасы җанатарларының иң актуаль сорауларына җаваплар белән яңа чыгарылышын 13 февраль көнне 91.9 FM ешлыгында «Спорт FM Казань» радиосы эфирында тыңлагыз. Ул 13.00дә башлана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot