news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов язучыларны һәм тарихчыларны YouTube каналлар ачарга чакырды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары язучыларны яңа форматларны үзләштерергә өндәде.

Айрат Фәйзрахманов язучыларны һәм тарихчыларны YouTube каналлар ачарга чакырды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов язучыларны һәм тарихчыларны YouTube каналлар ачарга чакырды. Бу хакта ул Бөтендөнья татар конгрессында оештырылган "Ирек мәйданы" бәхәс клубының тарихи әсәрләргә багышланган утырышында әйтте.

"Дамир абыйның (тарих фәннәре докторы, клубны оештырган Дамир Исхаков - ТИ) һәм башка язучыларның тарихыбыз турында эмоциональ рәвештә сөйләве бүгенге заман кешесенә татар тарихын җиткерә алырлык дәрәҗәдә булыр иде", - диде ул.

Айрат Фәйзрахманов интернетта татар тарихын ялган итеп күрсәткән мәгълүматның күбрәк булуын искәртте. Вазгыятьне үзгәртү юлын ул яңа форматларны үзләштерүдә күрә. "Бу китапларны (татар тарихы турындагы - ТИ) интернетка чыгарырга кирәк. PDF форматта, кеше күп керә торган сайтта, әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы сайтында", - диде Айрат Фәйзрахманов.

"Бүгенге балалар, бүгенге заман кешесе ул беренче чиратта белешмә мәгълүматны Википедиядән ала. Кызганыч, татар телендәге Википедия әле үсә генә башлады. Һәм татар тарихы буенча рус телендәге мәгълүмат та бик аз дәрәҗәдә. Күбрәк безгә каршы булган фикер хөкем сөрә Википедиядә, интернетта", - диде Айрат Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, татар дизайнерлары татар тарихын яшьләр өчен кызыклы дизайнда, комикслар рәвешендә тарата ала. "Шул дизайн аша яшьләр кызыклы романнарга тартыла ала. Яңа форматлар һәм кыска ютуб-роликлар кирәк, аларны булдыру безнең хәлебездән килә", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100