news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов яшь буын җилкәсендә татар сыйныфларын торгызу бурычы булуын искәртте

"Дəүлəтнең ярдəме булса гына милли мəктəп торгызыла ала", - ди Айрат Фəйзрахманов.

Айрат Фәйзрахманов яшь буын җилкәсендә татар сыйныфларын торгызу бурычы булуын искәртте
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Корстон күңел ачу комплексында VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының тантаналы ачылышында Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов яшь буын җилкәсендә татар сыйныфларын торгызу бурычы булуын искәртте. Форумда "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə катнаша.

"Безне бүген милли мəгариф кенə коткарып кала ала. Дөнья тəжрибəсенə күз салсак, алгарышлы иллəрнең милли мəктəплəре бар. 20гә якын татар мəктəбе булса да, икесе генə тулысынча татарча укыта. Дəүлəтнең ярдəме булса гына милли мəктəп торгызыла ала", - ди Айрат Фəзрахманов.

Әлеге фикерне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хуплады. "Чит өлкəлəрдə милли мəктəп ачу авыр булачак. Хакимият ягыннан ярдəм сузучылар бар, әмма мəктəпне жыю авыр була. Татар сыйныфларын оештырудан башларга кирəк. Əгəр дə без телəсəк, моны булдыра алачакбыз", - диде Васил Шəйхразиев.

"Безнең буын жилкəсендə татар сыйныфларын торгызу бурычы да бар. Татар телле егетлəр мəктəбе дə оешыр дип өметлəнəм. Безнең ресурсларыбыз бар. Бары тик ихтыяр, дəүлəт тарафыннан мөмкинлекләр ачу кирəк. Ачык университетны булдыру идеясе бар. Татар телендə югары белем бирə торган методик үзəк булырга тиеш. Хыялыбыз - 2-3 елдан соң магистрлык программаларын да ачу. Этномəдəни менеджмент һ.б. юнəлешлəрне ачарга мөмкин. 2050 елга болар оешыр дип уйлыйм. Боларны барлыкка китерсəк, Татарстанның килəчəге булыр иде. Татар милли университеты - жөмһүриятебезне саклый һəм яклый торган урын, аның төп бурычы - югары белемне, татар идеологиясен тарату. Хəзер үк без аны ача алабыз, дəүлəттəн ярдəм генə кирəк", - дип нəтижə ясады Айрат Фəйзрахманов.

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2004 елда барлыкка килә. Шул ук елны Татарстаннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 16 иленнән 484 делегат җыйган беренче съезды үткәрелә.
  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.
  • Форум уставы буенча ике елга бер тапкыр уздырыла. Форумда игътибар үзәгендә татар яшь буынының милли үзаңын формалаштыру, татар халкының телен, мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау тора. Форумның максаты – татарның яшь буыны тарафыннан милли кыйммәтләрне саклау юлларын эзләү. Шунда ук ана телен, милли тарихны һәм мәдәниятне белү, якын киләчәккә милләтнең үсеш юнәлешләрен билгеләү керә.
  • Быелгы форум эшчәнлегендә 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнаша.
  • Бүгенге көндә форум дөнья буенча 100гә якын иҗтимагый, дини һәм мәдәни оешмаларны берләштереп һәм координацияләп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100