news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Шыгырдан авылы үрнәк буларак татар стратегиясенә керә ала

Тарихчы хәтер урыннары һәм вакыйгалары милләтне формалаштыручы ысул булуын әйтте.

Айрат Фәйзрахманов: Шыгырдан авылы үрнәк буларак татар стратегиясенә керә ала
Абдул Фархан

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Чувашиянең Шыгырдан авылы үрнәген татар стратегиясенә кертеп булуын әйтте.

Бу хакта ул Чувашиядә узган тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә сөйләде.

“Хәтер урыннары дигән төшенчә милләтне формалаштыруның бер ысулы булып тора. Бу яктан Шыгырдан башка татар авылларына үрнәк. Хәтер вакыйгалары исә, хәтерне актуальләштерүче вакыйгалар. Тарихта шул ике яңа төшенчә барлыкка килде. Ул татар халкының стратегиясенә дә керде”, - диде ул.

“Миңа калса, Шыгырдан авыллары үрнәген татар халкы стратегиясенә модель буларак кертеп була. Шуңа күрә, хәтта методик материаллар да булдырырга мөмкин дип уйлыйм”, - дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100