news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов: Мишәр авылларының икътисади элемтәләре фәндә өйрәнелмәгән

Тарих фәннәре кандидаты әлеге өлкәдә фәнни экспедицияләр үткәреп булыр иде дип саный.

Айрат Фәйзрахманов: Мишәр авылларының икътисади элемтәләре фәндә өйрәнелмәгән
Ильнар Тухбатов

(Шыгырдан, 25 июль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов мишәр авылларының үзара икътисади багланышлары фәндә әле өйрәнелмәгән дигән фикердә. Бу хакта ул тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә рухи һәм патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә сөйләде.

“Мишәр авылларының бер-берсе белән икътисади элемтәләре, үзенә күрә, фән өчен кызыклы әйбер. Миңа калса, ул фәндә өйрәнелмәгән. Дисциплинаара фәнни экспедицияләр үткәрергә була. Бу эшкә, бәлки, Мәскәү коллегеларыбызны да җәлеп итәргә мөмкиндер”, - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты әлеге экспедициядә социологлар, дин белгечләре, микроикътисадны өйрәнүче кешеләр, филологлар, тарихчылар катнаша алыр иде дип саный. “Мин санап киткән һәр фәндә үзенә күрә бер феномен бар. Бу мирасны саклап калу мәсьәләсе мөһим”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100