news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фəйзрахманов милли мәгарифне үстерү программасын тәкъдим итте

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары телне үстерү буенча эшләргә кирәкле төп юнәлешләрне атады.

Айрат Фəйзрахманов милли мәгарифне үстерү программасын тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов пленар утырышта милли мәгарифне үстерү программасын тәкъдим итте. Ул 8 пункттан тора.

1) "Сəлам" уку-укыту əсбапларын тарату һəм аны уку үзəклəрендə булдыру;
2) Татар теле буенча Сертификацион үзəклəр оештырыру;
3) ТРның һəр районында татар телендə эшлəүче мəктəплəрне булдыру;
4) РФ татарлар яши торган төбəклəрендə татар сыйныфларын булдырып, татар балаларын шунда укырга чакыру;
5) Татар теле буенча ата-аналар конференциясен уздыру;
6) ТР мөселманнарының татар телен үстерү шурасын булдыру;
7) Татар телле мəктəплəр өчен бердəм методик һəм БДИ системаларын булдыру;
8) Татар телен сайлаганнар өчен стипендиаль фонд булдыру.

 “Болар резолюциягə керəме-юкмы, билгесез. Əмма шул тəкъдимнəр буенча ике ел дəвамында алга таба эшлəячəкбез”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

  • 1-5 август көннәрендә Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татар яшьләре форумы һәм ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100