Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәйзрахманов мәдәният министрлыгында эшли башлады
Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстан мәдәният министрлыгында эшли башлаган. Бүген ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуын оештырды.
Айрат Фәйзрахманов министрлыкта ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире итеп билгеләнгән.
Әлеге вазифаны Умида Гапарова башкара иде. Ул әлегә ялда.
Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.
Айрат Фәйзрахманов — Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз