news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәйзрахманов Казанның Татар бистәсен үлгән авыллар белән чагыштырды

Галим Томскида уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында Казан бистәләре турында сөйләде.

Айрат Фәйзрахманов Казанның Татар бистәсен үлгән авыллар белән чагыштырды
Салават Камалетдинов

(Томск, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Казанның Иске һәм Яңа Татар бистәләре тарихы белән кызыксынган яшь галим Айрат Фәйзрахманов аларны юкка чыккан авылларга тиңләде. Бу хакта ул бүген "Татар-информ"га Томскида уза торган Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында белдерде. Əлеге форум татар бистәләре тарихына багышлана.

Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары буларак, яшьләр белән 2016 елда Казандагы бистәләр буенча экскурсияләр оештыра башлады. Экскурсия маршруты җиде урын - шәһәр үзәгендәге Иске һәм Яңа Татар бистәләре, Бишбалта бистәсе, Əҗем мәчете урнашкан Пләтән җирлеге, Кабан арты мәчете урнашкан Колмәмәт җирлеге, Казанда иң борынгы агач мәчет урнашкан Җиләк бистәсе һәм Ярдәм мәчете урнашкан Баруди бистәсе территорияләреннән үтә. Биредә татарлар тормышына кагылышлы биналар, вакыйгалар белән таныштыра.

Яшь галимнең бистәләр белән кызыксынуы очраклы түгел. "Минем әби-бабаларым инкыйлабка кадәр Казанның Татар бистәсендә яшәгән, кибет тоткан. Əтием шунда үскән. Тамырларымны барлыйм. Хәзер элеккеге бистә юк инде, мин аны үлгән авылга тиңлим", - диде Айрат Фәйзрахманов.

Ул Иске һәм Яңа Татар бистәләренең төп халкы 95 процентка алышынганын искәртә. "Бу - җирлеккә хас милли-мәдәни мохитнең юкка чыгуын аңлата. Элек татар бистәсендә руслар да татарча сөйләшкән", - ди галим.

"Кешеләрнең борынгы бистәләрдән күченеп китүенә гади аңлатма бар: алар иске йортлардан, бараклардан яңа фатирларга шатланып күчкән", - ди ул. Галим сүзләренчә, бүген Казан бистәләрендә ун мәдәни һәм тарихи объект сакланып калган. Кызганычка, алар башка корылмалар арасында күренми. Аларны танытырга, алар турында язарга, экскурсоводларга күрсәтергә кирәк, ди Айрат.

Казан бистәләре буенча беренче зур экскурсия оештырылганнан соң бу объектлар турында хәзер берникадәр мәгълүмат таралган, экскурсоводлар кызыксына башлаган. Аларның өчесе тарихи объект - Таш мәчет, Ак һәм Ал мәчетләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100