Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Фәйзрахманов: Инкыйлаб булмаса, татар “икенче сортлы” халык булып калыр иде
Монархия хакимлеге чагында милләтләр тигезлеге юк иде, - ди тарихчы галим.
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ", Мөршидә Кыямова). 1917 елда Совет хөкүмәте оешмаса, Европа да үз халкына яшәү шартларын яхшыртмас иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов әйтте.
“Россиядәге 1917 елгы революция Көнбатыш илләренә дә сабак була, - ди Айрат Фәйзрахманов. - Үзләрендә дә канкойгыч вакыйгалар килеп чыкмасын өчен, Европа илләре җитәкчеләре халык мәнфәгатьләрен кайгырта башлаганнар. “Социаль” дигән төшенчә барлыкка килгән. Монархия хакимияте дәверендә милләтләр тигезлеге дә, диннәр тигезлеге дә юк иде. Революциядән соң татарларга үзбилгеләнү хокукы бирелде, милли үзаң формлаша башлады. Дингә нигезләнмәгән дөньяви мәктәпләр оеша. Татар мәктәпләре 30 нчы еллар ахырына кадәр эшләгән. Мәскәүдә, Новосибирскида һ.б калаларда татар телендә укыта торган мәктәпләр сакланган. Ә 1917 елга кадәр Казанда татарлар аз яшәгән. Казандагы татарлар үзләрен тигез хокуклы халык итеп сизмәгәннәр. Монархия дәвам итсә, татар “второсотный” халык булып калыр иде. Халыкларның тигезсезлеге буш сүз түгел. Әйтик, монархия вакытында Черек күлдә: “Татарам и собакам вход запрещен!» - дигән элмә такта куелган була. Татарстан оешкач, татар теле берничә ел дәвамында дәүләт теле дәрәҗәсендә торган. Әмма кызганыч, берничә елдан ул әкренләп үз статусын югалткан. Россиядә бушлай югары белем алу - шулай ук Совет хөкүмәтеннән калган мирас.
“Милли үзаң”, “милләт” дигән төшенчәләр ХIХ нчы гасырның икенче яртысында гына формалашкан. Бөтен дөньяда милләтләр ХIХ йөздә генә формлаша башлый. Әлбәттә, тел булган, аксөякләр үзләренең бердәмлеген сизгәннәр, ә менә гади халык аны аңламаган, белмәгән. Милли аңны үстерүдә вакытлы матбугатның урыны бик зур. Тукай заманында газетлар чыкмаган булса, ул бөек шагыйрь булып та китмәгән булыр иде, бәлкем. Милләтнең оешуында вакытлы матбугат гаять зур роль уйнаган”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз