Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәйзрахманов: Форумның 90 процент яшьләре татар телен белә
"Барлык чаралар да татар телендә иде", - ди ул Берлинда узган Европа татар яшьләре форумы турында.
(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Германиянең башкаласы Берлинда узган III Европа татар яшьләре форумы делегатларының 90 проценты татар телен белә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов җиткерде.
“Форумда катнашучылардан: "Кем татар телен белми?" – дип сорадык. Шуларның өч-дүрте генә татар телен белми, ягъни делегатларның 90 проценты телне белә, аңлый һәм аралаша булып чыкты. Инглиз телен барлык яшьләр дә белә”, – дип сөйләде ул.
Форум Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең “Аргамак” оешмасы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырылган.
III Европа татар яшьләре форумында Россия, Германия, Италия, Бөекбритания, Финляндия, Бельгия, Литва, Нидерланд, Чехия, Румыния һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 70кә якын делегат катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз