Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәйзрахманов 1897 елгы җанисәптә кайбер татарларның рус булып язылуын әйтте
Тарихчы әйтүенчә, мондый очраклар кешеләрнең вазгыятьне аңлап бетермәве аркасында килеп чыккан.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында 1897 елгы җанисәп турында сөйләштеләр. Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов ялгышлык аркасында татарларның да рус булып язылу очраклары булуын белдерде.
«Анкеталарда шундыйрак әйберне дә күрергә була: теле татар, дине мөселман, үзен рус итеп яздыра. Йөз процент татар авылында да булган андый хәлләр. Кешеләр аңламаган гына инде», — диде ул.
Тарихчы Дамир Исхаков та халык санын алу барышында хаталар килеп чыгуын раслады. «Эченә кереп карасаң, анда әллә нәрсәләр бар. Күп кеше чыннан да аңлап бетермәгән. Мөселман дип тә язганнар анда, мишәр дип тә. Ул чорда да халык санын алучыларны ничек итеп берләштерергә өйрәткәннәр, хәзер дә шулай эшлиләр», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз