Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк
Депутат фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме артканнан соң, югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы аерма кимегән.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәк. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Минималь хезмәт хакы күләмен 11 163 сумга кадәр күтәреп, без югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы дифференциацияне киметәбез. Шуңа күрә кешедә стимул барлыкка килсен өчен, югары квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакын арттырырга кирәк», - дип саный парламентарий.
- 1 майдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр артты. Бу дүрт миллион кешегә кагылды. Аларның яртысы – бюджет тармагында эшләүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз