news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Яшел Үзән хастаханәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте

Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Илгиз Һидиятовны бүген яңа вазифага ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов тәкъдим итте

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде. Илгиз Һидиятовны бүген яңа вазифага ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов тәкъдим итте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә,    Илгиз Һидиятов моңа кадәр Питрәч үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләде. Министр аңа Яшел Үзәннең сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә уңышлар теләде. 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot