news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов ветеран-табибларны Бөек Җиңү көне белән котлады

Ватан азатлыгын саклаучылар хәрби табиблар, фельдшер һәм санитарларның югары һөнәри осталыгына һәм шәфкатьлелегенә гомерләре белән бурычлы

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов коллегаларын – сугыш елларында үз тормышларын куркыныч астына куеп, һәр солдат һәм офицерның гомере өчен фидакарьләрчә көрәшкән ветеран-табибларны Бөек Җиңү көне белән котлады.
“Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү безнең күңелләрдә кадерле ветераннарыбыз белән горурлану хисләре уята. Ватан азатлыгын саклаучылар хәрби табиблар, фельдшер һәм санитарларның югары һөнәри осталыгына һәм шәфкатьлелегенә гомерләре белән бурычлы. Сугыш елларында дәвалау учреждениеләре һәм медицина вузларындагы эшнең әһәмияте зур булды. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә авыр сугыш елларында да фән үсеш кичерде, кеше гомере һәм киләчәк буынның сәламәтлеге өчен көрәш дәвам итте. Бүгенге тыныч тормышта, сезгә тирән рәхмәт белдереп, без медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттырырга омтылабыз, яңа медицина технологияләрен үстерәбез, сәламәтлек саклау системасын камилләштерәбез, һәр медицина хезмәткәре конкрет бер пациаентка һәм тулаем алганда җәмгыятькә кирәкле булырга тырыша. Бүген безнең алда башка төрлерәк бурычлар торса да, авыр сугыш еларындагы кебек аның асылы һәм юнәлешләре бер үк – хәзерге вакытта без башкарган бөтен эш сәламәтлекне һәм халкыбызның тормышын саклауга юнәлдерелгән. Бөек хезмәтегез белән дан өчен түгел, ә җирдәге тормыш хакына безгә бу мөмкинлекне тудырганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек, тынычлык һәм гаиләләрегездә татулык хөкем сөрүен теләп калабыз”, - диелә министрның котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100