news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов Татфондбанк кризисы турында: "Владимир Путин бәяләмәсе бик өметләндерә"

Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат банк кризисы буенча иң негатив сценариедән китә алдык, дип белдерде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Банклар белән вазгыять хәзер барлык вариантларга караганда уңай якка үзгәрешле сценарие буенча бара», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында интервьюда Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутат Айрат Фәррахов.

«Мин лицензияләрне саклау һәм кертелгән мораторий турында әйтәм. Закон кысаларында иминиятләштерелгән түләүләр буенча барлык чаралар күрелде», — дип билгеләп үтте депутат. Моннан тыш, әлеге хәлне ил Президенты шәрехләве шулай ук оптимизм тудыра: «Минем уйлавымча, Владимир Путин бәяләмәсе бик өметләндерә. Без иң негатив сценариедән киттек дип саныйм», — дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.

Шулай ук ул физик затларның гына түгел, ә юридик затларның да кертемнәрен иминиятләштерү идеясен хуплавын җиткерде. «Идеяне кичекмәстән тормышка ашырырга кирәк, безнең актив тормышта тәҗрибә шуны күрсәтә. Инвестиция җәлеп итүчәнлеге эшлекле активлык мөмкинлеге ул. Бу мәсьәлә буенча эшләргә кирәк», — дип җиткерде Айрат Фәррахов.

Татарстан һәм Үзәк банк хакимияте тырышлыгын бәяләп, ярдәм итү чаралары вазгыятьне тотрыклыландырачак, дип ышанычын белдерде депутат.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100