news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Айрат Фәррахов Татарстанда яңа туган балалар санын тагын да арттыру бурычын куйды
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә узган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Айрат Фәррахов 2009 елда ирешелгән уңышларга һәм алда чишә
Скопировать ссылку
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов, Россия Федерациясе санитария буенча Баш табибы Геннадий Онищенко катнашты. Төп доклад белән республика сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов чыгыш ясады.
“Узган ел җиңел булмады, бары Президент һәм республика Хөкүмәте, федераль министрлык булышлыгы нәтиҗәсендә алга куелган бурычларыбызны үтәдек дип саныйм”, - дип белдерде Айрат Фәррахов.
Министр өлкәдә 2009 елда ирешелгән уңышларга һәм алда чишәсе мәсьәләләргә тукталды. Республикада яңа туган балалар саны, 2008 ел белән чагыштырганда, 5 процентка артты. Соңгы 17 елда бала туучанлык дәрәҗәсе иң югары булды. Үлгән кешеләр саны 2,6 процентка кимеде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, җәрәхәтләрдән, агуланудан, үпкә чиреннән үлүчеләр саны кимеде.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, 2010 елда Татарстан онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча федераль программага кертелде. Татарстанда яман шеш авыруыннан интегүчеләр саны 12 процентка артты, үлүчеләр саны 6 процентка кимеде. 2009 елда учетта 61 598 кеше торды.
2 ай эчендә онкология буенча медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтен үстерү буенча максатчан программасы эшләнә. Соңгы этап булып, республикада Милли онкологик үзәге һәм Төш медицинасы үзәген булдыру торачак.
Быел республика кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү буенча федераль программага кертелә. Федераль бюджеттан бу программаны тормышка ашыруга 236 миллион сум акча юнәлтелер дип көтелә. Быелның гыйнварыннан Республика клиник хастаханәсендә кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 9-нчы үзәк эшли башлады. Быел тагын Яшел Үзәндә шундый үзәкне ачу планлаштыра. 2011 елда шундый үзәкләр Бөгелмә һәм Алабугада да ачылачак. Үзәкләр эше нәтиҗәлелеге инде бүген күренә. Инсультлардан үлү очраклары 17 процентка кими. Югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү буенча да республика Россиядә икенче урынны били, диде министр.
Узган елның көзендә Татарстан дуңгыз кизүе сынавын кичерде. 1188 кешенең грипп белән авыруы теркәлде. Шуңа карамастан да, бу чирдән үлүчеләр саны, башка төбәкләр белән чагыштырганда, азрак иде, диде министр һәм Баш санитар табибы Геннадий Онищенкога ярдәм күрсәткән һәм медицина хезмәткәрләренә бу чиргә каршы нәтиҗәле көрәш алып барган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
2010 елга министр сәламәтлек саклау өлкәсен үлем-китем очраклары санын киметү, халык санын арттыру, медицина ярдәме сыйфатын күтәрү, рәтиҗәле идарә итү юнәлешләрендә үстерү максатын куйды. 2012-2021 елларда бала тудырырга сәләтле хатын-кызлар саны кимергә мөмкин. Бу нисбәттән Айрат Фәррахов бала туучанлык коэффициентын 1,4 урынына 2,9га кадәр күтәрү кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, быел һәм алдагы елларда халыкта сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүгә игътибар биреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot