Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Фәррахов: “Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, даруларга иң түбән бәяләр саклап калынды”
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә республика фармация өлкәсенең 2010 елдагы үсешенә багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды.
Казан, 2 март, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә республика фармация өлкәсенең 2010 елдагы үсешенә багышланган йомгаклау киңәшмәсе узды. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, аның урынбасары Фәридә Яркәева, ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Тарифлар буенча комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллин һәм башкалар катнашты.
Фәридә Яркәева үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел Россиядәге фармация өлкәсендә илебездә җитештерелә торган даруларга өстенлек бирелде. Барлык дарулар арасында илебездә җитештерелгәннәрнең өлеше 22дән 25 процентка кадәр үсте. Татарстан Республикасы да бу юлны дәвам итәчәк. Тагын бер казаныш булып, узган ел Россиядә 2020 елга кадәр фармация сәнәгатен үстерү буенча федераль программасына республика максатчан программасын да кертү булды. Аны “Татхимфармпрепараты” ачык акционерлык җәмгыяте тормышка ашыра башлады. Әлеге программа фармацевтик химия өлкәсендә өзлексез белем бирү, фармация комплексының инновацион үсешен тәэмин итүче белгечләр әзерләү, яңа дару препаратларын эшләү һәм җитештерү буенча фәнни-техника паркын булдыруны күздә тота.
Министр урынбасары ассызыклаганча, республикада фармация базары күләме 15,14 миллиард сум белән исәпләнде. Бу, 2009 ел белән чагыштырганда, 5,4 процентка күбрәк. Татарстанда даруларны күпләп сатучы оешмалар саны 6 процентка артты һәм 54 белән саналды. 2010 ел башыннан Татарстанда даруларны берәмләп сату бәяләре - 3,71 процентка, даруларны күпләп сату бәяләре 5,71 процентка кимеде.
Фәридә Яркәева әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә фармация өлкәсендә хезмәтне 3875 белгеч күрсәтә.
Айрат Фәррахов үз чыгышында: “Бу өлкәдә башкарылган эшкә уңай бәя бирер идем. Узган ел өлкәдә күп кенә административ һәм законнарда үзгәрешләр күзәтелгән иде. Әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, фармация белгечләре үз эшен нәтиҗәле башкарып чыга алды. Без Россия күләмендә даруларга иң түбән бәяләрне саклап кала алдык. “Татхимфармпрепараты” җәмгыяте өчен дә бу ел уңышлы һәм тыбышлы булды. Министрлыкны фармация өлкәсендә көндәшлек итәргә сәләтле булган оешмалар санының артуы һәм аларның үсеше кызыксындыра. Шуңа күрә алга таба мөмкинлекләрне максималь дәрәҗәдә тормышка ашырырга ярдәм итү – безнең төп бурычыбыз”, - дип белдерде.
Утырыш соңында министр өлкә үсешенә зур өлеш керткән белгечләргә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз