news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: Татарстан медицинасын зур киләчәк көтә
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Айрат Фәррахов ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясен үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында министр Айрат Фәррахов ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясен үткәрде.
“Безнең өчен бу ел башка елларга караганда, бик тә уңышлы булды. Республика бюджеты табышының 30 процентын югалтса да, сәламәтлек саклау өлкәсенә үсү өчен уңайлы шартлар тудырды. Быелның соңгы дүрт аенда бездә яңа туган балалар саны үлем очраклары саныннан артып китте. 2008 ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 3,8 процентка кимеде”, - дип башлады сүзен министр. Аның әйтүенә караганда, республикада төп проблема булып йөрәк-кан тамырлары авыруларының киң таралышы тора. Үлем сәбәпләре арасында алар беренче урынга чыга. Ел саен Татарстанда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 3500 кеше үлә. Онкологик авырулар үлем сәбәпләре арасында шулай ук зур урынны алып тора. 62 мең кешедә теге яки бу онкологик чирләр күзәтелә. Шуның өчен 2010 елда республикада “Сәламәтлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында онкологик диспансерны модернизацияләү бурычы тора.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кан тамырлары авырулары булган кешеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү өчен кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 7 үзәк ача. Киләсе елда 2-нче Республика клиник хастаханәсе нигезендә яңа үзәк булдыру планлаштырыла. Шулай ук Республика клиник хастаханәсе, Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсендә шундый үзәкләрне ачу фаразлана. Бүгенге көндә республикабызда инсульт кичергән кешеләрнең 60 проценты тулы канлы тормыш белән яши. Бер ел эшләү дәверендә кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәкләре инсульттан үлү очраклары санын 9 процентка киметергә мөмкинлек бирә.
Быел “Сәламәтлек” илкүләм проектының 16 юнәлеше уңышлы гына тормышка ашырыла. Аерым алганда, М-7 федераль юлында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү, кан хезмәтен камилләштерү, халыкта сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү кебек юнәлешләргә өстенлек бирелә. Быел 14 Сәламәтлек үзәге үз ишекләрен ача. Киләсе елда тагын 14 үзәк халыкны кабул итә башлар дип уйланыла.
2010 елда “Сәламәтлек” проектын тормышка ашыру кысаларында М-5 федераль юлындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә, кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү бурычы куела. Шулай ук югары технологик медицина ярдәме күләмен ике тапкырга арттыру, Республика клиник балалар хастаханәсендә операцияләр санын 20 процентка арттыру, Яр Чаллыда кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсен төзәтеп бетерү кебек максатлар тормышка ашырылачак, дип ышандырды министр. Аның фикеренчә, тиздән Татарстан - медицина туризмы үзәгенә әвереләчәк. Билгеле булганча, дөньяда аортокоронар шунтлау операциясе 60 мең доллар тора. Без шундый югары сыйфатлы операцияне 150 мең сумга ясыйбыз. Димәк, без башка түбәкләр белгечләренә дә үрнәк күрсәтә алабыз, диде министр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2