news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов социаль челтәрләрдә Татарстан халкы сорауларына җавап бирәчәк

Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә булачак.

Айрат Фәррахов социаль челтәрләрдә Татарстан халкы сорауларына җавап бирәчәк

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов республика халкы сорауларына  социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендә җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция 1 апрельдә көндезге сәгать 11дә була.

Онлайн очрашуда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе: халыкның сәламәтлеген саклау, вакцинация һәм медицина үсеше турында сөйләшү булачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак — иң киң таралган һәм актуаль булганнарына кунак туры эфирда җавап бирә, ә кулланучылардан конкрет сорауларга аның ярдәмчеләре җавап бирәчәк.

#Татарстан-Онлайн программасының туры эфирын 1 апрельдә 11: 00 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә , Youtube платформасында карарга мөмкин.

#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстан халкы студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала. Студиядә 30дан артык министр һәм Татарстанның төрле ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар — Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100