news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: “Шәфкать туташлары өчен махсус чат булдырырга кирәк”

Бүген Казанның Югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү үзәгендә “Шәфкать туташлары – сәламәтлек саклауның мөһим ресурсы” темасына республика ф

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның Югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү үзәгендә “Шәфкать туташлары – сәламәтлек саклауның мөһим ресурсы” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул Бөтендөнья шәфкать туташлары көненә багышланган иде.
Конференцияне ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ачып җибәрде. «Бүген республикабызның сәламәтлек саклау өлкәсендә шәфкать туташлары эшенә зур өстенлек бирелә. Татарстанда шәфкать туташлары Ассоциациясе эшләгәненә мин бик шат. Оешманың активлыгы елдан-ел арта. Шунысы үзенчәлекле: ассоциациягә кергән шәфкать туташларын уртак максатлар, ихтыяҗлар, проектлар берләштерә. Хастаханәләрдә, сырхауханәләрдә сезнең позициягез актив булырга тиеш, без сезгә ярдәм итәргә әзер. Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә, шул исәптән медицина хезмәткәрләре өчен, сәламәт кешенең сәламәтлеген саклау төп стратегия булырга тиеш. Бүген һәм киләчәктә ассоциация тарафыннан күтәреләчәк мәсьәләләрне без хәл итәргә әзер”, - диде министр.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, ассоциация дәүләт учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрне генә түгел, шәхси клиникаларда ярдәм күрсәтүче шәфкать туташларын да берләштерергә тиеш. Министр фикеренчә, шәфкать туташлары үзара ешрак аралашсын өчен, “Электрон Хөкүмәт” мәйданчыгында яки министрлык сайтында махсус чат булдыру максатка ярашлы булыр иде.
Конференциядә бердәм кадрлар сәясәтен тормышка ашыру, урта медицина хезмәткәрләре эшенең хокукый нигезләре, урта медицина хезмәткәрләренең сәламәтлеге, педиатриядә шәфкать туташлары эшен оештыруның инновацион юллары һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Утырыш соңында ТР шәфкать туташлары Ассоциациясенең эш зур нәтиҗәләр күрсәткән шәфкать туташларына Мактау грамоталарын тапшыру тантанасы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100