news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын котлады

Барлыгы тантанага 130га якын ветеран чакырылган иде

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан медицина көллиятендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары белән очрашты. Чара Бөек Җиңүнең 65 елыгына багышлана. Барлыгы тантанага 130га якын ветеран чакырылган иде. Аларны котларга шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының социаль сәясәт Комитеты рәисе Светлана Захарова, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Айрат Фәррахов үз котлавында билгеләп үткәнчә, “бүген безнең янда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре җыелды. Сугыш, Бөек Җиңү турында сөйләгәндә, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны, ватандашларны искә аласы килә. Аларның батырлыгы безгә тынычлык алып килде”. Министр сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышында Җиңү – бөтен совет, Россия халкының җиңүе. Моны бөтен дөнья таныды. Сугышның авыр елларында сәламәтлек саклау өлкәсе сакланып калганга, бүген өлкәбез алга атлый. Быел без республикада кан тамырлары үзәкләрен ачуга зур игътибар бирәбез. Аларны ачу нәтиҗәсендә, республикада инсульттан үлемнәр саны 17 процентка кимегән. Бу – зур күрсәткеч. Татарстанда йөрәккә 3 тапкырга күбрәк операцияләр ясала, 3 тапкырга күбрәк эндопротезлар куела”, - диде министр. Ветераннарны бәйрәм белән котлаганнан соң, Айрат Фәррахов аларга ныклы сәлаәмтлек, бәхет, тынычлык теләде.
Шуннан соң минитср ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Аппараты һәм медицина дәүләт учреждениеләренең 8 ветеранына министрлыкның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу хатлар белән барлыгы 14 ветеран бүләкләнә.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән ветераннарны Светлана Захарова котлады. Тантаналы чара кысаларында ветераннарга Казан медицина көллияте мөгаллимнәре һәм шәкертләре көче белән оештырылган концерт тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot