news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Россия Конституциясенә төзәтмәләр тигез шартлар булдыру турында

Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә сәламәтлек саклауга кагылышлы күп кенә факторлар исәпкә алына.

Айрат Фәррахов: Россия Конституциясенә төзәтмәләр тигез шартлар булдыру турында
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Конституциясендәге сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы төзәтмәләр халыкның бушлай сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттырачак. Ул Россиянең кайсы почмагында яшәүгә карамаячак. Бу турыда Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе соравына җавап итеп сөйләде.

«Гражданнарның яшәү урыны кайда булуга карамастан, Конституциядә сыйфатлы медицина ярдәме алуга хокуклар билгеләнде. Әгәр Хөкүмәт органнары бу хокукларны тәэмин итмәсә, бу инде Конституцияне бозу фактына әверелә. Шул итеп, яңа җаваплылык барлыкка килә», — диде ул.

Чыннан да, Конституция элегрәк тә бушлай сәламәтлек саклауны гарантияләгән иде. «Ләкин шартлар булмаса, хокук файдасыз. Хәзер Конституциягә бөтен кеше файдалана ала торган сыйфатлы медицина турында өстәмә маддәләр кертү турында сүз бара. Димәк, конкрет ярдәм булачак», — диде Айрат Фәррахов.

Депутат сүзләренчә, әлеге төзәтмәләрдә сәламәтлек саклауга кагылышлы күп кенә факторлар исәпкә алына. «Бу төзәтмәләр дәвалану турында гына түгел, шартлар булдыру турында да. Россиядә яшәүче бөтен кеше өчен тигез шартлар тудыру мөһим, — диде ул. — Бу шулай ук мөмкинлекләргә дә кагыла. Монда кулланучы кәрзине дә, чиста су, экология дә керә».




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100