news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Айрат Фәррахов Пензада уза торган киңәшмә эшендә катнаша
Пензада “ИФОда халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре һәм юллары” темасына киңәшмә уза
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Пенза өлкәсендә “Идел буе федераль округында халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре һәм юллары” темасына киңәшмә уза. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Михаил Кормачев катнашалар.
Киңәшмә башланыр алдыннан, кунаклар Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге һәм Н.Бурденко исемендәге өлкә клиник хастаханәсенең Ир-ат сәламәтлеге үзәге эше белән танышты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда 19 мең кешегә югары технологик медицина ярдәме күрсәтелде. 2010 елда Татарстанга Россия Федерациясе халкына югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә 298,1 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу, 2009 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Быел югары технологик медицина ярдәмен Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Төбәкара клиника-диагностика үзәге күрсәтәчәк. Беренче тапкыр әлеге программага Республика клиник онкология диспансеры да кертелә. Быел табиблар нейрохирургия, травматология һәм ортопедия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе белән бергә, акушерлык һәм гинекология, комбустиология, онкология, педиатрия, урология һәм трансплантология юнәлешләрендә дә ярдәм күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot