news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Пенза йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәге делегациясе белән очрашты

Федераль үзәк хезмәткәрләренең Казанга килү максаты – югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре эше белән танышу

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Пенза йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәге делегациясе белән очрашты. Делегация составында баш табибның дәвалау буенча урынбасары Дмитрий Шутов, интервацион кардиология бүлеге мөдире Сергей Дурманов, балалар кардиохирургиясе бүлеге мөдире Тимофей Невважай һәм оештыру эшләре–методика бүлеге башлыгы Андрей Асташкин бар иде.
Пенза йөрәк-кан тамырлары хирургиясе федераль үзәге – йөрәк–кан тамырлары хирургиясе буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтә торган махсуслашытырлган медицина учреждениесе. Биредә ел саен 4500 операция ясала.
Федераль үзәк хезмәткәрләренең Казанга килү максаты – югары технологияле медицина ярдәме үзәкләре эше белән танышу. Алар Республика клиник хастаханәсендә, республика югары медицина технологияләре үзәгендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәләре, сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа юнәлешләр турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot