news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру турында үз фикерен белдерде

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат пенсия реформасыннан соң гына пенсия күләме артачагына ышана.

Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру турында үз фикерен белдерде
архив/Султан Исхаков

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Хатын-кызлар өчен 63 яшькә кадәр һәм ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр пенсия яше этаплап арту иң катгый юл түгел. Шулай итеп, РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов Хөкүмәтнең пенсия яшен арттыру турындагы карарын шәрехләде.

Парламентарий пенсия яшен арттыру пенсия күләмен күтәрү мөмкинлеге бирәчәген билгеләп үтте. Россия Пенсия фонды федераль бюджет акчасыннан тора, дип искәртте ул. Аның фикеренчә, реформа бу бәйлелекне киметү мөмкинлеге бирәчәк

news_right_1
news_right_2
news_bot