news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов НДСны күтәрүнең бюджетка өстәмә акча китерәчәген әйтте

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты социаль өлкә өчен бюджетка өстәмә акча кирәк булуын җиткерде.

Айрат Фәррахов НДСны күтәрүнең бюджетка өстәмә акча китерәчәген әйтте
Султан Исхаков/архив

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Россия Дәүләт Думасы НДС ставкасын арттырмады, ә аны элеккеге дәрәҗәгә кайтарды. Әлеге фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.

“Салымнарның артуы - бу иң популяр чара түгел, әмма әлеге очракта бу арттыру түгел, элеккеге 20 процентка кайтару. Бездә 20 процент булган иде инде, аннан төшерделәр, ә башта ук ул бөтенләй 28 процент иде”, - дип искә төшерде Фәррахов.

Парламентарий сүзләренчә, НДСны күтәрү федераль бюджетка һәр елны 612 млрд чамасы өстәмә акча бирә. Әлеге акчалар социаль өлкәгә, мәгарифкә, яшь гаиләләргә ярдәмгә тотылачак.

“Әлеге чара Президент куйган социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Безнең илнең бик мөһим һәм җитди максаты бар – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Өстәмә акчасыз бу мөмкин түгел”, - дип әйтте депутат.

Искәртеп үтик, бүген, 24 июльдә, Дәүләт Думасы НДСны 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында закон кабул итте. Закон үз көченә 2019 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100