news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Мишустин Татарстанга һәрвакыт уңай карады

Яңа Премьер-министр – нәтиҗәгә йөз тоткан һәм сөйләшә белә торган югары нәтиҗәле җитәкче, диде Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты.

Айрат Фәррахов: Мишустин Татарстанга һәрвакыт уңай карады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, Марат Ишкилдин ). Россиянең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга һәрвакыт уңай карашта булды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.

«Мин РФ Президентының Михаил Мишустин кандидатурасын Россия Премьер-министры вазифасына кертүен уңай кабул иттем. Ул бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән югары нәтиҗәле җитәкче, бигрәк тә Федераль салым хезмәте өлкәсендә», - диде Фәррахов.

Мишустин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанга һәрвакыт уңай мөнәсәбәттә булды, диде парламентарий. Ул билгеләп үткәнчә, республика нәтиҗәгә йөз тота һәм илдә алдынгы субъектларның берсе булып тора, ә яңа Премьер-министр лидерларга бик сизгер.

«Татарстан халкы эшләргә ярата һәм нәтиҗәгә йөз тота, һәм Михаил Владимирович холкы буенча нәкъ менә шундый җитәкче», — дип өстәде спикер.

Мишустин белән Айрат Фәррахов РФ Финанс министры урынбасары вазифасын башкарган вакытта эшләде. Алар бергә берничә реформа үткәрде, шуларның берсе Федераль салым хезмәтенә иминият взносларын администрацияләүне күчерү белән бәйле.

«Реформаның дошманнары күп иде, әмма аның үҗәтлеге аркасында без аны бергәләп гамәлгә ашыра алдык. Ул сөйләшә белә һәм бу аның мөһим сыйфаты», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100