news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: “Медицина үсешенә ветераннарыбыз керткән өлеше бәһасез”

Бүген Республика клиник офтальмология хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлау тантанасы узды

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Республика клиник офтальмология хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлау тантанасы узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ветераннарга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә ветераннарыбыз керткән өлеше бәһасез. Ел саен ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлау традициягә әйләнә. Бүген сәламәтлек саклау өлкәсенең элеккеге җитәкчеләре өчен клиникада күзләрен бушлай тикшерергә, дәвалау курсын узарга мөмкинлек туды. Ветераннарыбызның күбесе – Татарстанның атказанган медицина хезмәткәрләре. Аларны без беркайчан да онытмыйбыз. Кешеләргә кылган яхшылыклары үзләренә меңләп кайтачак дип ышанабыз”, - диде министр Айрат Фәррахов журналистларга биргән әңгәмәсендә.

Бүгенге бәйрәм кысаларында 30га якын ветеран офтальмология белгечләрендә күзләрен тикшертте, күз авыруларын дәвалау буенча киңәшләр алды. Күбесендә катаракта, глаукома кебек авырулар булуы ачыкланды. Ветераннарга бер ай эчендә тиешле операция ясарга вәгъдә иттеләр. Республика клиник офтальмология хастаханәсе белән танышканнан соң ветераннарга фильм күрсәтелде. Аннары атказанган медицина хезмәткәрләре өчен бәйрәм табыны оештырылды. Анда котлау сүзләрен хастаханә идарәчеләре дә җиткерде. Киләсе елда ветераннарны котлау тантанасы Республика клиник онкология хастаханәсендә узачак дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100