news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов Мамадышта һәм Яр Чаллыда эш сәфәре кыла
Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Мамадыш үзәк район хастаханәсе оешуга 185 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнаша
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Мамадыш үзәк район хастаханәсе оешуга 185 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнаша.
Кунаклар гомуми практика табибларының төзекләндерелгән бүлеген, “Таттехмедфарм” җәмгыятенә караган даруханә киоскын, ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүче кабул итү бүлеген, музей-китапханәне, бала тудыру бүлеген караячак дип планлаштырыла. Айрат Фәррахов хастаханә хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырачак. Бүген шулай ук яшь белгечләргә яңа фатирлардан ачкычлар тапшыру тантанасы да уздырылачак дип көтелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген кич министр Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашачак дип уйланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2