news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов коронавирус инфекциясен яшьләр дә йоктырырга мөмкин икәнлеген әйтте

Депутат яшьләрне профилактика чараларын төгәл үтәргә чакырды.

Айрат Фәррахов коронавирус инфекциясен яшьләр дә йоктырырга мөмкин икәнлеген әйтте

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов коронавирус инфекциясен яшьләр дә йоктырырга мөмкин икәнлеген әйтте.

«Элеккеге мәгълүматларга карамастан, яшьләрнең дә коронавирус инфекциясе белән авыруына бәйле яңа дәлилләр бар», - дип язган депутат Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Ул билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр чиргә ныграк бирешә. Әмма Италия һәм Франциядә коронавирус белән 20 яшьлек егетләр һәм кызлар да чирләгән.

Айрат Фәррахов яшьләрне профилактика чараларын төгәл үтәргә чакырды.

«Яшьләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә - Covid-19 коронавирусы таралу чылбырының бер буынына әверелмәсәгез иде», - дип язган депутат.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Есть новые доказательства того, что молодые люди, несмотря на прежние данные, болеют короновирусной инфекцией. Пожилые люди находятся в группе риска и наиболее уязвимы. Но по сообщениям из Италии и Франции серьезно болели и молодые люди - начиная с 20 лет. Многие требовали интенсивной терапии. Обращаюсь к молодым людям - не становитесь звеном в цепочке распространения COVID-19. #stayhome #stopcovid19 #tatarstan #госдума #гдрф #er16

Публикация от Айрат Фаррахов (@airatfarrahov)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100