news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Конституциягә төзәтмәләр кертү хакимият балансына ярдәм итәчәк

Парламент вәкаләтләре киңәйтеләчәк, ә РФ Президенты Хөкүмәтнең көч блогын Федерация Советы белән килешкәннән соң гына билгели алачак.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россиядә хакимият балансы турындагы мәсьәлә берничә мәртәбә күтәрелде. Аны Конституциягә кайбер төзәтмәләр керткәннән соң җайга салып булачак. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалында туры эфирда Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

«Беренче тапкыр парламентның җитди вәкаләтләре барлыкка киләчәк, парламент — ул халык хөкүмәте. Ул Хөкүмәт Рәисен, вице-премьерларны, барлык министрлыкларны кабул итеп кенә калмаячак, аларны раслаячак. Парламент Хөкүмәт белән җаваплылыкны бүләчәк. Моннан тыш, парламентның контроль буенча бик җитди вәкаләтләре барлыкка киләчәк, ә контроль — ул акчаларны нәтиҗәле итеп тоту», — диде парламентарий.

Тагын бер мөһим яңалык — Россия Президенты Федерация Советы белән консультация уздырганнан соң гына Хөкүмәтнең көч блогын билгели алачак. Болар барысы да илдәге хакимият балансына ярдәм итәчәк, дип саный Айрат Фәррахов.

Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү чәршәмбе көнне, 1 июльдә булачак. Бу көн ял ди игълан ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100