news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр тигез шартлар тудыру турында

Депутат әлеге төзәтмәләрнең сәламәтлеккә кагылышлы күп факторларны исәпкә алуын да искәртте.

Айрат Фәррахов: Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр тигез шартлар тудыру турында
vatantat.ru

(Казан, 11 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Конституциягә кертеләсе сәламәтлек саклау тармагына кагылышлы төзәтмәләр, илнең кайсы почмагында яшәвенә карамастан, халыкның бушлай сыйфатлы медицина ярдәменә мөмкинлеген арттырачак, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов «ВТ» хәбәрчесенә. «Конституциядә, кешенең яшәү урынына карамастан, аның сыйфатлы медицина ярдәмен алуга хокукы билгеләнә. Хакимият органнары шуны тәэмин итмәсә, бу Конституцияне бозу буларак санала. Шулай итеп бөтенләй яңа җаваплылык барлыкка килә», — диде ул.

Дөрес, Конституция моңа кадәр дә бушлай сәламәтлек саклауны гарантияләде. «Әмма шартлары булмаса, хокук булудан гына да файда юк. Хәзер Конституциягә барлык кеше файдалана алган сыйфатлы медицина турында статьялар өстәү тәкъдим ителә. Димәк, конкрет, тәгаен ярдәм булачак», — дип искәртте Айрат Фәррахов.

Депутат әлеге төзәтмәләрнең сәламәтлеккә кагылышлы күп факторларны исәпкә алуын да искәртте. «Бу төзәтмәләр дәвалау турында гына түгел, ә шартлар тудыру турында. Илнең теләсә кайсы почмагында халыкка тигез шартлар тудыру мөһим, — диде ул. — Бу мөмкинлекләр дигән сүз дә. Моңа кулланучы кәрҗине дә, чиста су да, экология дә керә».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100