news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Казан укучыларына СПИД турында лекция укыячак

Ул авыру һәм аны йоктыру куркынычын киметү турында сөйләргә ниятли

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Казанның 6 нчы гимназиядә өлкән сыйныфта укучыларына СПИД турында лекция укыячак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры авыру һәм аны йоктыру куркынычын киметү турында сөйләргә тели. Шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирергә ниятли.
Искә төшереп үтәбез, бүген бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot