news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Казан сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә үз бәясен бирде

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсе коллегия утырышын уздырды

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең сәламәтлек саклау Идарәсе коллегия утырышын уздырды. Анда муниципаль учреждениеләре 2009 елда башкарган эшкә йомгак ясалды, быелга бурычлар тәгаенләнде.
Журналистлар белән очрашуда, Казандагы сәламәтлек саклау өлкәсе үсешенә бәя биреп, Татарстанның сәламәтлек саклау министры: “2009 ел муниципаль сәламәтлек саклау өлкәсе өчен авыр булуга карамастан, уңышлы була. Башкалабызда демографик хәл яхшыра: яңа туган балалар саны үсә, үлүчеләр саны кими. Яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем очраклары азая. Икътисадый кризис булуга карамастан, республика хөкүмәте медицина өлкәсендә яңа проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, узган ел Казан сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә 170 миллион сум акча ала. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә 70 кичектергесез медицина ярдәме машинасы тапшырыла. 2009 елда Апанаевлар йортында урнашкан 7-нче шәһәр сырхауханәсе, Адоратский урамындагы 7-нче шәһәр хастаханәсенең травматология пункты төзекләндерелә һәм файдалануга тапшырыла. Казан өчен болар – бик мөһим объектлар.
Айрат Фәррахов Казанда чишеләсе проблемаларга да тукталды. Шуларның иң зурысы – шәһәр сырхауханәләрендә һәм хастаханәләрендә чиратлар мәсьәләсе. “Әлбәттә, без бу мәсьәләне көчебездән килгәнчә чишәргә тырышабыз. Заманча мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашырабыз, алай да бу юнәлештә башкарасы эшләр әле байтак”, - диде ул.
Министр шулай ук Казанда халыкка күрсәтелә торган беренчел һәм югары технологик медицина ярдәменең үтемле булуына тукталды. Казанлылар бүген югары сыйфатлы медицина ярдәмен алу бәхетенә ия. Якын вакытта республикабызда, шул исәптән Казанда да, федераль бюджет исәбенә балалар өчен дүрт сәламәтлек үзәге ачылу медицинада профилактика юнәлешен үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Һәр үзәк 200 меңгә якын балага хезмәт күрсәтә алыр дип көтелә.
Министр Казанда инсульт кичергән кешеләргә югары технологик ярдәм күрсәтүнең шулай ук мөһим мәсьәлә булуын ассызыклады. Хәзерге вакытта кан тамырлары авыруларын Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә генә түгел, Республика клиник хастаханәсендә һәм 2-нче санлы Республика клиник хастаханәсендә дәвалыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot