news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Фәррахов: “Казан медицина академиясе юбилее – Россия өчен зур вакыйга”
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә уку йорты ачылуга 90 ел тулуга багышланган тантана үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә уку йорты ачылуга 90 ел тулуга багышланган тантана үтте. Академия ректоры Камил Зыятдиновны һәм уку йорты коллективын шундый олуг бәйрәм белән Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов, республика мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр буенча Комитеты рәисе Светлана Захарова, республика һөнәри берлекләр Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм башка хөкүмәт әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Идел буе федераль округы сәламәтлек саклау белгечләренә вуздан соң һәм өстәмә профессиональ белем бирү буенча Координацион Совет әгъзалары котладылар.
Кунаклар игътибарына Казан дәүләт медицина академиясе хакында документаль фильм тәкъдим ителгәннән соң, беренче булып сүзне академия ректоры Камил Зыятдинов алды. Ул академия оешу тарихына кыскача экскурс ясады. Казан дәүләт медицина академиясе, 1920 елда оешып, Россиядә Санкт-Петербургтагы табиблар белемен камилләштерү буенча клиник институттан соң табиблар квалификациясен күтәрүче икенче гыйльми үзәк ролен үти башлый. “Бүген илебез сәламәтлек саклау өлкәсен реформалаштыру шарты булып медицина белгечләрен дөнья стандартларына туры китереп әзерләү тора. Бу юнәлештә зур эшне Казан дәүләт медицина академиясе үти. Академиядә 38 кафедра эшли, аларны 32 медицина фәннәре докторы һәм 6 медицина фәннәре кандидаты җитәкли. Медицина академиясенең мөгаллимнәре белем бирү, фәнни-тикшеренү һәм дәвалау юнәлешендә уңышлы эш алып бара. Уку йорты авыручыларны һәм инвалидларны медицина-социаль тернәкләндерү, онкологик авыруларны кисәтү нигезләре, ана һәм бала сәламәтлеген саклау, кешедәге чирләрне нурланыш ярдәмендә диагностикалау, фармакотерапия нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешләрендә фәнни эш алып бара. Соңгы елларда дәвалауда 150 яңа методика тормышка ашырыла”, - диде ул. Ректор сүзләренә караганда, хәзерге көндә кафедра хезмәткәрләре бүгенге медицина таләпләренә җавап бирә торган уку-укыту циклларын оештыра. Алар арасында – гаилә медицинасы, бүгенге шартларда сәламәтлек саклау өлкәсе белән идарә итү, өлкәне мәгълүматлаштыру, ашыгыч медицина ярдәме, урогеникология, андрология кебек юнәлешләр бар. Узган ел югары технологик медицина ярдәме күрсәтү буенча белгечләр әзерләнелә башлый. Академия җитәкчелеге учреждениене алга таба үстерү, укыту процессын камилләштерү, инновацион проектларны гамәлгә кертү сәясәтен алып бара. Алдагы бурыч булып укыту процессына дистанцион – читтән торып һәм көндезге бүлектә уку формаларын кертү тора.
Айрат Фәррахов академия җитәкчелеген һәм галимнәрен республика Хөкүмәте җитәкчелеге һәм үз исеменнән котлады. “Татарстандагы медицина мәктәбе бай тарихына ия. Аның тарихында һәм бүгенгесендә Казан дәүләт медицина академиясе зур урынны алып тора. Аның юбилее - республикабыз өчен генә түгел, бөтен илебез өчен дә зур вакыйга. Бу уку йортында дистә еллар дәвамында СССРның төрле төбәкләреннән табиблар үз квалификациясен күтәрә. Академия эше “Казан медицина мәктәбе” төшенчәсе белән тыгыз бәйләнгән, һәм гыйлем йорты бүген Татарстанның визит кенәгәсе булып санала. Академиядә төрле елларда медицинаны әйдәп баручы танылган галимнәр һәм мөгаллимнәр эшләгән. Бүген академия коллективы бу традицияләрне дәвам итә. Уку йорты төрле юнәлешләрдә – табиблар белемен күтәрүдә, фәнни тикшеренүләр алып баруда, фәнни кадрларны әзерләүдә, дәвалау эшендә зур дан казана. Бүгенге – югары медицина технологияләре заманында Сәламәтлек саклау министрлыгы академия эшчәнлегенә зур әһәмият бирә. Сәламәтлек саклау өлкәсен белгечләрдә даими белемнәрне күтәрүгә, камилләштерүгә ихтыяҗны тәрбияләмичә уңай якка үзгәртеп булмый. Табибны әзерләү – гаять катлаулы эш. Академия бу эшне башкарып чыгарга әзер булуын раслады”, - диде Айрат Фәррахов.
Котлау сүзләреннән соң Айрат Фәррахов медицина академиясе галимнәрен зур исемнәр алуы белән котлады. “Россия сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәккә тага торган билгесенә хирургия кафедрасы доценты Владимир Коробков, педиатрия һәм неонатология кафедрасы ассистенты Эльза Гайнуллина, методик бүлек белгече Сания Маннапова лаек булдылар. РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мактау грамоталары терапия факультеты деканы Александр Поздняк, дерматовенерология кафедрасы доценты Вера Рокицкая, медицина һәлакәтләре кафедрасы укыту остасы Дамира Абдуллинага тапшырылды. Академиянең башка галимнәре республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.
Академиянең туган көне уңаеннан тантаналы чара зур концерт белән дәвам итте. Анда республика сәнгать осталары чыгыш ясады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2