news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов дини конфессия вәкилләре белән очрашты

Сүз республика сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәваланучы авыруларга дини ярдәм оештыру турында барды

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов дини конфессия вәкилләре белән очрашты. Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Сүз республика сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, аерым алганда, Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник онкология диспансерында һәм Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәваланучы авыруларга дини ярдәм оештыру турында барды.
Искәртеп үтәбез, 2008 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархия белән хезмәттәшлек итү турындагы килешү төзелгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot